- көтү
- I. 1. Кемнең яки нәр. б. килүен яисә нәр. б. булуын алдан белеп саклап тору; очратырга, каршы алырга әзер булып тору, исәп тоту, ышану, шуны теләү, өмет итү 2. Берәр нәрсәнең булуына ышанып торып, саклап торып вакыт уздыру 3. Кем өчен дә булса әзерләнеп куелу, алда нин. б. эш тору аны бүләк көтә. КӨТӘ-КӨТӘ КӨТ – ЕК БУЛУ – Көтә-көтә арып бетү. II. КӨТҮ – 1. Терлекләрне кырда, болында һ. б. ш. урыннарда йөртеп ашату 2. Кайбер күмәк уеннарда уенны алып бару, уенның төп эшен башкару. III. КӨТҮ – Дөнья көтү, тормыш көтү. иск. Кизү көтү. IV. КӨТҮ – Болында, кырда һ. б. ш. бергә көтелә, ашатып йөртелә торган терлекләр төркеме. Бергә туплап асрала торган хайваннар төркеме 2. Бергә тупланып яки бер төркем тәшкил итеп торган хайваннар төркеме, өере каргалар к. е 3. күч. Төркем, күп санлы кешеләр төркеме
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.